Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының «Зәй” агрофирмасы” ҖЧҖендә бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр. 2017 елның 3 сентябренә 6420 га мәйданда урып-җыю эшләре тәмамланды. Бер гектардан уртача уңыш 56,7 центнер тәшкил итә.
Хуҗалык белгечләре сүзләренә караганда, мондый күрсәткечләргә ирешү технологияләрне үтәү, эшләрне сыйфатлы һәм вакытында башкару нәтиҗәсендә мөмкин булды. Ә кайбер кырларда көзге бодай уңышы бер гектардан 71,8 центнерга кадәр җитте.