Татарстанда урып-җыю эшләрен иң яхшы яктыртуга республика конкурсында катнашу өчен гаризалар алу дәвам итә. Конкурс Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан уздырыла. Аның максаты – быелгы елның уңышын урып-җыюда алдынгы районнарның уңай тәҗрибәсен күрсәтү, урып-җыю кампаниясе алдынгыларына игътибарны җәлеп итү.
Конкурста катнашу өчен 2017 елның 2 августыннан 20 сентябренә кадәр Татарстанда уракның барышын яктырткан һәм телевидениедә, радиода чыккан һәм, көндәлек матбугат чараларында, электрон массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан эшләр кабул ителә.
Гаризалар һәм эшләр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 304 каб. Телефон: (843) 221-76-21.
Тулырак мәгълүматны түбәндәнге сылтама буенча кереп белергә мөмкин: http://agro.tatarstan.ru/rus/zhurnalistskie-konkursi.htm.