Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районыннан КФХ башлыгы быел 100 башка исәпләнгән эре мөгезле терлек симертү фермасын төзеп бетерүне планлаштыра

2017 елның 2 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Чуаш Мәнҗесе авылыннан КФХ башлыгы Ришат Сатдаров быел 100 башка исәпләнгән эре мөгезле терлек симертү фермасын төзеп бетерүне планлаштыра. Терлекчелек объектын фермер «Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча 2016 елда алган грант акчаларына төзи. «Шушы көннәрдә ферманың түбәсен ябабыз һәм эчке эшләренә керешәбез», – дип сөйләде Ришат Сатдаров.

Фермер хуҗалыгында ак башлы казах токымыннан 80 эре мөгезле терлек бар. «Терлек азыгын үзебез 40 гектар мәйданда үстерәбез. Бер яктан гына җайсызрак – җир фермадан ерак, шуңа күрә чыгымнар күбрәк тотыла, – ди фермер. – Быел 400 тоннадан артык печән, 60 тонналап бөртекле ашлык әзерләдек. Терлек азыгы әзерләү әле дә дәвам итә. Шул ук вакытта продукцияне ничек сату турында да уйлыйм».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International