Татарстанда уракның өчтән береннән ким өлеше калды

2011 елның 19 августы, җомга

Татарстан Республикасында урып-җыю эше ахырына якынлаша – бүгенгә уракның 75% тәмамланган.

19 августка бирелгән оператив хәбәрләр буенча республикада 3794,5 мең тонна ашлык җыеп алынган, уртача уңыш күләме гектарыннан 32,2 центнер тәшкил итә. 1179 мең гектар мәйданда урып-җыю тәмамланган, бу барлык мәйданнарның 75% дигән сүз.

Республикада уракны беренче булып Әлки һәм Әтнә районы игенчеләре тәмамлады. Әлкиләр барлыгы 140,5 мең. тонна ашлык җыеп алган, уртача уңыш күләме – гектарыннан 36,3 центнер. Әтнәдә гомуми уңыш күләме – 70,1 мең. тонна, уртача уңыш – гектардан 34,4 центнер.

Саба районында урып-җыюның 91% тәмамланган, Балтач (84), Биектау (84), Теләче (81), Кайбыч (81), Питрәч (81), Кукмара (81), Спасс (81), Лаеш (81), Яшел Үзән (81) районнарында урак тәмамланырга тора.

Исегезгә төшерәбез, республикада уртача уңыш күләме буенча иң югары күрсәткеч Актаныш районында – гектарыннан 45,1 центнер, Норлат, Балтач һәм Буа районнарындагы күрсәткечләр дә югары – гектарыннан 36-39 центнер.

Иң күп уңыш җыйган районнар: Арча – 154,7 мең тонна, Буа – 138,4 мең тонна, Әлки 140,5 мең тонна, Актаныш – 138,7 мең тонна, Норлат – 125,8 мең тонна, Мөслим – 123,3 мең тонна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International