Урып-җыю кампания башланганда Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы» республика конкурсы башлану турында игълан ителгән иде.
Оператив белешмәләргә караганда, 2018 елның 17 августына республика буенча 2070 мең тонна ашлык суктырылган, шул исәптән 1 миллион тонна артык көзге бодай, 300 мең тонна көзге арыш, 561 мең тонна арпа һәм 72 мең тонна борчак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче, Балык Бистәсе муниципаль районнарына урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышу максатында килде. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кичәге эш сәфәре кысаларында Тукай муниципаль районының урак алдынгыларын шәхсән үзе бүләкләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау муниципаль районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.
Шушы көннәрдә Яңа Чишмә муниципаль районында комбайнчылар арасында икенче бишкөнлек хезмәт ярышына йомгаклар ясадылар. Нәтиҗәләр буенча алдынгыларга кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр бирелде (комбайнчыларга – 2000 сум, аларның ярдәмчеләренә һәм машина йөртүчеләргә – 1000сум).
Оператив белешмәләр буенча 2018 елның 16 августына республикада 2003,6 мең тонна ашлык суктырылган, шул исәптән 1 миллион тоннадан артык көзге бодай, 298,6 мең тонна – көзге арыш, 518,1 мең тонна – арпа, 69,7 мең тонна – борчак.
АГРОКӨЧ холдингы 2018 елгы яңа авыл хуҗалыгы сезонында уракның беренче көннәрендә үк югары уңышларга иреште. Көзге бодай уңышы бер гектардан 40 центнер тәшкил итте, арпа - 35 ц/га, көзге шепкән - 8 ц/га.
Вице-премьер Алексей Гордеев президенттан авыл территорияләрен үстерү буенча аерым илкүләм проект булдыруны сорый. Бу мәсьәләне эшләү хөкүмәткә һәм президент ярдәмчесе Андрей Белоусовка йөкләнгән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың Тукай, Минзәлә, Актаныш муниципаль районнарына эш сәфәре белән килде. Бу районнар хуҗалыкларында ул урып-җыю, туфракны көзгечәчүгә әзерләү эшләренең барышы белән танышты.