ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2020 ел
җомга

14 мартта 11:00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Ачык ишекләр көне үткәрә.

Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  хезмәтчәннәре  язгы  кыр эшләренә  тотындылар.  Бу  эшкә  республикада  беренчеләрән булып  Актаныш  районы  игенчеләре  кереште.  Аларга    Чистай  районы  кушылды.  Шул  араларда  Азнакай  районы  да  кырларга  чыгуны  планлаштыра.  

12 мартта Чистай районында язгы кыр эшләренә әзерләнү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чараны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов үткәрде.


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2020 елның гыйнвар – февраль айларындагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.

11 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе базасында минераль ашламалар куллануның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, «Буйский химия заводы» ААҖ вәкиллеге җитәкчесе Павел Горин, маркетинг бүлеге башлыгы Дмитрий Белозёров, шулай ук «Россия  авыл  хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре, хуҗалыклар агрономнары һәм җитәкчеләре катнашты.

Республиканың Актаныш, Тәтеш,  Кама  Тамагы һәм  Лаеш районнарында  7 ташламалы  ипотека кредиты  бирелде инде, аларның  гомуми  суммасы 14,6 млн сум тәшкил  итә.   Беренче  кредитларны  «Россельхозбанк» АҖенең  Татарстан төбәк  филиалы бирә башлады.  

Шуны  и скәртәбез, Татарстанда   11  марттан 27 мартка кадәр  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын арттыру буенча  зональ семинар-киңәшмәләр уза. Семинарлар  уздыруда  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  Марат  Әхмәтов,   Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты  рәисе   Азат Хамаев, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты  рәисе   урынбасары   Таһир Һадиев,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  АПК, җир  мөнәсәбәтләре  һәм кулланучылар  базары идарәсе  башлыгы   Ленар Фәттерахманов, Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы  рәисе   Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар, авыл  җирлекләре башлыклары,    кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар  һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар башлыклары  катнаша. 


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кушуы буенча республикада  2020 елгы язгы чәчү буенча эш планнарын кабул итү бара. Мәс., Арча районында бүген язгы кыр эшләрен уздыру буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре белән киңәшмә узды.

Республикада  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  мәсьәләләре буенча  зона семинарлары  башланды.    Фермерлар белән беренче очрашу  бүген  Чүпрәле  районында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашында  узды.    


10
март, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда үз эшен ачып, аны уңышлы үстерүче кешеләр бар. Шундыйларның берсе – Питрәч районының Тогашево авылыннан Ульяновлар гаиләсе. 2019 елда алар шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сөт терлекчелегенә ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы субсидиясен алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International