Бүген Әтнә районында авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыруга һәм АПКны цифрлаштыруга багышланган зона семинары узды. Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының күчмә зона семинарлары рәтеннән өченчесе булды, моңа кадәр Татарстанның Нурлат һәм Минзәлә районнарында узган иде.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, 4 район башлыклары, шулай ук районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы буенча белгечләре, инвестиция компанияләре вәкилләре катнашты.
Семинар “Ленин” АХҖК нәсел заводының көзге бодай кырында узды, аннары шул ук хуҗалыкның машина-трактор паркы территориясендә һәм ындыр табагында дәвам итте.
Семинарның беренче өлешендә авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру мәсьәләсе каралды. Семинарда катнашучылар Түбән Бәрәскә авылы янында бу өлкәдә теоретик белемнәр генә түгел, ә практик күнекмәләр дә алдылар. Төп максат – чәчүлекләрнең һәр гектарыннан кимендә 5 центнерга күбрәк уңыш алу.
Семинарны ачып, Марат Җәббаров барлык катнашучыларга бу юнәлештәге эш белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде һәм һәр районның алга таба үсүе өчен яхшы резервлары булуын билгеләп үтте.
Илдус Габдрахманов уңышны арттыруга уңай йогынты ясый торган барлык факторлар турында җентекләп сөйләде. Ул, технологияләрне төгәл үтәгәндә, гектардан биологик уңыш 80 центнерга җитәргә мөмкин, дип, саннарда раслады. Үсемлекләрне алар үсеп киткәндә һәм уңыш формалашканда тукландырырга кирәклеген ассызыклап әйтте Илдус Габдрахманов. Татарстанда 3 компаниянең яфракны диагностикалауга лаборатор анализлар ясау белән шөгыльләнүен билгеләп үтте ул. Мәсәлән, Казан агрохимсервис 5 ел инде уңдырышлылыкның төп факторларын ачыклый һәм үсемлекләрне тукландыруны коррекцияләү буенча тәкъдимнәр кертә.
Әче туфракны известьлау мәсьәләсен дә карадылар. Бу мәсьәләнең Әтнә районында аеруча оешкан төстә алып барылуын ассызыкладылар.
Семинарда катнашучылар машина-трактор паркында авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыруда стационар эретмә җайланмасын куллану үзенчәлекләре белән таныштылар.
Семинар ахырында РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин чыгыш ясады, ул кырларны һәм чәчүлекләр торышын спутниктан мониторинглау мөмкинлекләре турында сөйләде. “Бу - хуҗалыклар агрономнары һәм җитәкчеләре өчен бик җайлы булу белән бергә, авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын арттыру буенча оператив карарлар кабул итү өчен мөмкинлек тә бирә”, - диде ул.