Арча районы аграрчылары үзләренең көндәлек тырыш хезмәтләре белән тәүлеккә тулаем 200 тонна сөт савып алу чиген узып киттеләр. Бу рекордка район тарихында беренче тапкыр ирешелде һәм бу Татарстанның сөт терлекчелеген үстерүгә зур өлеш кертү булды.
Арча районында терлекчелекне үстерүгә сөт җитештерүдә күпьеллык традицияләре булган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үзләреннән зур өлеш кертәләр. Мәс., «Игенче» А/Ф ҖЧҖ тәүлеккә 21 тоннадан артык сөт сава (2019 елга карата 6,1 тонна артык), “Ак Барс” АК ҖЧҖ - 23 тоннага якын (2019 елга карата 11,3%), «Возрождение» А/Ф ҖЧҖендә - 17 тонна, «Северный» АХП ҖЧҖ - 16,9 тонна, «Кырлай» А/Ф ҖЧҖендә - 16,9 тонна, «Ватан» А/Ф ҖЧҖендә - 13,1 тонна, «Ашыт» ҖЧҖендә - 9,2 тонна, «Заря» А/Ф ҖЧҖендә - 7,9 тонна.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 4 майга республика буенча авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек савым 4079,6 тонна тәшкил иткән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 221,2 тоннага (105,7 %ка) күбрәк.
“Сөт терлекчелеге - Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлешләренең берсе һәм Министрлык тарафыннан республикада сөт җитештерүгә һәм сатуга ярдәм итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә уңай нәтиҗәләр күзәтелә”, - дип, билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәләре буенча, Татарстан товар сөте җитештерү һәм сату күләмнәре буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында алда бара. Ведомствоның оператив күрсәткечләренә караганда, агымдагы елның 25 маена илнең авыл хуҗалыгы оешмалары тәүлеккә 51,5 мең тонна сөт сатканнар, бу узган ел белән чагыштырганда 7,7 %ка күбрәк. Шул ук вакытта Татарстанда тәүлеклек сөт сату күләме – 4 мең тоннадан артык.