ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2018 ел
шимбә

Республика кырларында  техник культураларны  җыюның  барышы  һәм  гадәттәге  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләрен  уздыру  турында  шимбә  көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте  Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов сөйләде.


19
октябрь, 2018 ел
җомга

Шимбә көнне, 20  октябрьдә,  Казанда һәм Чаллыда,  Зеленодольск  муниципаль    районының  Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек әйберләре сату буенча  гадәттәге   авыл хуҗалыгы  ярминкәләре узачак.

Республика   территориясендә көнбагыш  җыю  дәвам итә. 

2018 елның  2 - 3 ноябрендә  “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” ТИА, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы  Яшьләр эшләре  министрлыгы  белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында    “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Игенчеләр  сараенда  бухгалтерлык  исәбен  бердәм  үзәкләштерелгән  системага  күчерү  һәм авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләрен  РФ Салым кодексындагы  үзгәрешләр  белән таныштыру   мәсьәләләре буенча    семинар-киңәшмә  узды. 

Бүген «ТР Аквакультура һәм умартачылык  идарәсе» ДБУ базасында   умартачылыкны  үстерү мәсьәләләре буенча республика  семинар-киңәшмәсе  узды. Чарада  «ТР Аквакультура һәм умартачылык  идарәсе» ДБУнең  генераль директоры  Рәшит Сафиуллин, аның  беренче  урынбасары  Ринат Нәбиуллин,  муниципаль районнарның  һәм  идарәнең  аквакультура һәм умартачылык  буенча  белгечләре,  Н. Э. Бауман ис. Казан  дәүләт ветеринария    медицинасы  академиясенең  фәнни хезмәткәрләре  Аквакультура һәм умартачылык  катнашты.

Зәй  муниципаль районы  18  октябрьгә шикәр чөгендерен җыюны  төгәлләделәр.  


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Республика  территориясендә    кукуруз  җыю  дәвам итә,  шул  исәптән  орлык  кукурузын  да  җыялар. 

Россия  сәүдә  челтәрләрендә  октябрь  азагында   үзебездә  җитештерелгән  шәрабларны  таныту  буенча  беренче мәртәбә  «Россия  шәраблары көне» акциясе  узачак.  Ул  барган  чорда  сәүдә челтәрләрендә     дегустацияләр, продукцияне сайлау  буенча  консультацияләр була,  кайбер  шәрабларга  ташламалар  ясалачак.  

Сарман  районы   шикәр  чөгендерен  үстерү  буенча  алдынгыларның  берсе.  Быел  районда  әлеге    культура   9269 гектарда  чәчелгән – муниципаль  районнар арасында  шикәр чөгендере  иң  күп мәйданда  чәчелгән  район.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International