Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Хәләл» авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау буенча эшче төркем киңәшмәсе узды, анда хәләл продукция экспорты буенча РАЦИН АҖ проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов, Республика агросәнәгать инвестицияләр һәм инновацияләр үзәгенең (РАЦИН) әйдәп баручы белгечләре, «Агротрейд» ТК җитәкчесе Александр Туржанский һәм «Хәләл» халыкара стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге генераль директоры Айдар Газизов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасының терлекчелек тармагы эше йомгаклары турында сөйләде.
Брянск өлкәсендә авыл хуҗалыгы технологияләре күргәзмәсе ачылды. Быел Бөтенроссия кыр көне форматы киңәйтелгән рәвештә уза, офлайн-форматка онлайн өстәлде.
"Бөтенроссия кыр көне - 2020" күргәзмәсе кысаларында авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев онлайн режимында “Россиядә үсемлекчелек: стратегик ориентирлар һәм аларның казаныш инструментлары” темасына пленар утырыш уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Бер-ике атнадан кырларда урып-җыю кампаниясе башлана. Бу вакытка барлык ындыр табаклары яңа уңыш ашлыгын кабул итүгә әзер булырга тиеш.
Көндәлек хезмәтләре белән ихтирам һәм абруй казанган гади кешеләр турындагы безнең «Хезмәт кешеләре» рубрикасының бүгенге герое - 59 елдан артык үсемлекчелек тармагында эшләгән Раиф Гомәр улы Вәлиев.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эшлекле сәфәр белән Биектау районында булды һәм Азнакай, Менделеевск, Кукмара, Саба, Теләче, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Биектау районнары фермерлары белән очрашты.
Брянск өлкәсендә авыл хуҗалыгы технологияләре күргәзмәсе ачылды. Быел Бөтенроссия кыр көне форматы киңәйтелгән рәвештә уза, офлайн-форматка онлайн өстәлде.
Бүген Россия сөт җитештерүчеләр берлеге һәм Milknews мәгълүмат агентлыгы “Россия экспорт үзәге” АҖ белән берлектә “Россиядән Кытайга сөт продукциясе экспортлауны үстерү. Коронавирус пандемиясенә бәйле чикләүләр шартларында Россия – Кытай экспорт коридоры буенча экспорт логистикасына ярдәм итү чаралары” темасына түгәрәк өстәл узды.
Татарстанда шактый эссе һава урнашты, шуңа күрә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эсседә хайваннарны тотуның нигези кагыйдәләрен әзерләде.