Район хәбәрләре: Аксубай районы ындыр табакларында уракка әзерләнәләр

2020 елның 10 июле, җомга

Бер-ике атнадан кырларда урып-җыю кампаниясе башлана. Бу вакытка барлык ындыр табаклары яңа уңыш ашлыгын кабул итүгә әзер булырга тиеш.

«Аксу Агро» ҖЧҖенең «МЮД» бүлекчәсендә авыл хезмәтчәннәре ындыр табагы хуҗалыгын тәртипкә китерәләр. Ремонт эшләре, иң мөһим техник объектларны – сортларга аеру машиналарын, ашлык чистарту, төяү агрегатларын көйләү төгәлләнеп килә. Бу эш белән машинистлар Рамил Сидуллин, Аркадий Наумов, Николай Тихонов, Владимир Петров, шулай ук ярдәмче хезмәткәрләр Юрий Иванов, Владимир Молоткин, эретеп ябыштыручы Ринат Ханиев шөгыльләнә. Руфия Вафина, Лилия Исламова, Илсөяр Исламова территорияне тәртипкә китерәләр. Барлык хезмәткәрләр -җирле халык. Эш көне иртәнге сәгать 7дән башлана, 4тә тәмамлана. Бу урып- җыю алдыннан соңгы атна, ул башлангч – график бөтенләй башка булачак.

Җәй башыннан биредә урып-җыю сезонына әзерлек башланды. Бүген орлык складлары чистартылган һәм инде ашлык партиясен кабул итәргә әзер. Ябык ындыр табагында да тәртип:икмәк салыначак өслек чүп-чардан чистартылган, йөк автомобильләре өчен үлчәүләрдәге стеналар агартылган.

Ындыр табагын урып-җыю чорына әзерләү барышын Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Аксубай бүлекчәсе башлыгы Габдерәшит Гыйльметдинов, район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин яхшы бәяләделәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, «МЮД» бүлекчәсендә бөртекле культуралар 7 мең гектарга якын мәйданны били.

-Бу ел игенчеләр өчен уңайлы, - дип уртаклашты бүлекчәнең баш агрономы Фәрхать Сәмигуллов. - Быел бөртекле культуралардан мул уңыш көтәбез. Игенчеләр дә тырышты, шытымнар өчен дым да җитәрлек булды. Шуңа күрә без зур уңышка исәп тотабыз. Ындыр табагында тәҗрибәле, җаваплы, мондый вакытның мөһимлеген аңлый торган кешеләр эшли. Һәркем үз бурычын белә. Яңа уңыш ашлыгын кабул итәчәк бригадалар билгеләнде инде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International