28 августта Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Калуга өлкәсенә эшлекле сәфәр белән килде, анда Федерация Советы, төбәкләр һәм эре җитештерүчеләр вәкилләре катнашында Россиядә ашлыкны тирән эшкәртүне үстерүгә багышланган киңәшмә уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендә укыту-практика дәресләре уздыру өчен шартлар тудыруга югары белем бирүче дәүләт мәгариф оешмаларына субсидияләр рәвешендә грантлар бирү буенча конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Бүгенге көнгә республика буенча игеннәр 1 млн га артык мәйданда суктырылган, ягъни планның 74 %. Бер гектардан уртача уңдырышлылык - 37,4 центнер. Җыелган ашлык күләме һәм уңдырышлылык буенча Буа, Тәтеш, Сарман һәм Зәй районнары алда бара.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Чүпрәле районында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров йөрде.
Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, "Россельхозбанк"ның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова, шулай ук алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Таһир Һадиев һәм Камил Нугаев катнаштылар.
Татарстанның Лаеш районында «Биосфера Фиш» балыкчылык комплексының икенче чираты файдалануга тапшырылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы агроиминләшгтерү механизмын алга таба үстерү максатларында «Авыл хуҗалыгы иминләштерүе өлкәсендә дәүләт ярдәме турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында проект эшләгән.
Әлки районының «Хузангай» ҖЧҖ игенчеләре бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр.
Саба муниципаль районында Фәридә Гарифуллина рәислегендә Татарстан Республикасы Һөнәр берлеге оешмасы Президиумының күчмә утырышы узды.
Чүпрәле районының «Чынлы» хуҗалыгы игенчеләре районда беренчеләрдән булып бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр.