ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда 13-15 февральдә Идел  буе  агросәнәгать комплексының  форумы  һәм  «ТатАгроЭкспо» махсуслаштырылган  күргәзмәсе  булачак,  анда  Татарстан  Республикасының  һәм Россия  төбәкләренең 320  оешмасы һәм предприятиеләре  агросәнәгать комплексларыннан  3000нән артык  вәкил  катнаша.  

6 февральдә Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  һәм Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов  эш сәфәре  белән   Лениногорск муниципаль  районында  булдылар.   


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  һәм Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов эш сәфәре  белән  Зәй  муниципаль районына килделәр.   

Татарстанның  Әлки  районында  узган ял  көннәрендә  Яшьләр  форумы  узды. Аның  максаты  - уку йортларын  тәмамлаганнан  соң  яшьләрне  районга  эшкә  кайтару.     

5 февральдә Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының   Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать комплексының һәм азык-төлек  комитетыеың  һәм  Авыл  хуҗалыгын үстерүнең  дәүләт программасын  гамәлгә  ашыруга  контроль  комиссиясенең  утрак   утырышы  узды.     Депутатлар  «2013-2020 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгын үстерү,  авыл  хуҗалыгы продукциясе,  чимал һәм  азык-төлек базарларын  җайга  салу» дәүләт программасының  2018 елда  гамәлгә ашырылуын карадылар.  


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген  авылда  кече һәм урта  эшкуарлыкка нык  игътибар  бирелә.  Бүгенге  көндә  һәр районда  үз эшен  ачкан  һәм аны  үстерүче  кешеләр  бар. Хановлар гаиләсе  -  шундыйларның  берсе.  

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә шуны искәртә, бу акчаларны алу  өчен уңыш өчен кимендә гектарга 30 кг ашлама тупланган булуын документ белән расларга тиеш булалар.

2019 ел  Тукай  районында  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  ярдәм  елы  дип  игълан ителде.  Районда  фермерларга  дәүләт  субсидияләрен  алуда  ярдәм  итә  торган  комиссия  эшли  башлады.   Ул  авыл  эшкуарларына  кирәкле  документларны  тутырырга ярдәм  итү, беренче  чиратта,  юридик  хезмәт күрсәтү белән  шөгыльләнә. 


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

«Узган ел республикада авылда кече эшкуарларга грант ярдәме күләме шактый артты, ул 878 млн. сумга җитте. Бу - 353 млн. сумга, ягъни 2017 елга караганда 67,2%ка күбрәк», – дип сөйләде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

2019 елның 5 - 7 февралендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәмендә  Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты   базасында    «Яңа  эш  башлаучы    фермерларга  ярдәм», «Гаилә терлекчелек  фермаларын  үстерү», «Кооперацияне  үстерү»   программаларында  катнашучы  крестьян (фермер) хуҗалыклары  башлыклары  өчен  «Кече хуҗалыклар  шартларында  агробизнесны  нәтиҗәле  алып  бару» программасы  буенча  квалификация  күтәрү  курслары  уза. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International