Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре Татарстанда башланган санитар-экологик икеайлыкка кушылдылар. 16 апрельдә Министрлык белгечләре тырма, көрәк алып, Игенчеләр сарае каршындагы территорияне чистартырга чыктылар.
Скверны тәртипкә китерүдә яшьләр генә түгел, ә аларның тәҗрибәле хезмәттәшләре дә чыкты. Барысы бергә рәхәтләнеп, дустанә эшләп керделәр. Биредә аларның, хезмәттәшләр генә булмыйча, чын мәгънәсендә бердәм, бер-беренә ярдәм итәргә әзер торучы һәм бер теләк янып-көеп эшләүче коллектив булуы күренде.
«Һава торышының салкынча булуы һәм җилләп тору да активрак эшләргә этәреп торды. Эшсез басып торсаң – туңасың, шуңа күрә җитезрәк булырга туры килде, - диләр бертавыштан Министрлык белгечләре, - юкка гына әйтмиләр бит, утынны үзен киссәң, икеләтә кызасың, дип».
Кызлар әйләнә-тирә мохитне һәм шәһәр экологиясен саклап калуга һәм чистартуга үзләреннән өлеш кертүләре белән горурланалар хәтта. «Татарстан табигате бик матур. Чиста шәһәр аның кешеләрен һәм башкала кунакларын тагын да сокландырсын», - диләр алар.
Гомуми тырышлык белән Министрлыкның дәүләт хезмәткәрләре Игенчеләр сарае каршындагы скверны чистарттылар һәм Министрлык янәшәсендәге территорияне тәртипкә китерделәр, шуның белән алар табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәттә булуларын һәм үзләре яши торган шәһәрнең чисталыгына битараф булмауларын күрсәттеләр.