Татарстанның бакчачылык ширкәтләрендә юллар, өзлексез электр энергиясе, су белән тәэмин итү проблемалары, шулай ук каты көнкүреш каллдыкларын чыгару мәсьәләләре дәүләт ярдәме белән хәл ителә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.
Шимбә көнне, 21 сентябрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) иртәнге 6.00 сәгатьтә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча гадәттәге ярминкәләр эшли башлый. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәр халкы бик көтеп ала, бигрәк тә өлкәнрәк буын кешеләр, аның социаль әһәмияте бик зур.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Яшь эшкуар (яңа эш башлаучы фермер) мәктәбе кысаларында Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәл узды. Очрашу барышында агросәнәгать комплексы өлкәсендәге яшь белгечләр өчен үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика һәм Казан шәһәре халкын “Бакчачы көне – 2019” күргәзмә-ярминкәсенә чакыра. Чара 21 сентябрьдә “Казан” агросәнәгать паркы мәйданында 8.00 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр узачак. Шәһәр халкы бакчачылар үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала, төрле конкурсларда һәм мастер-классларда катнаша алалар. Җиләк-җимеш, яшелчәләрне, җимеш агачлары үсентеләрен һәм башка продукцияне Казаннан, Чаллыдан, шулай уку Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай, Чистай районнарыннан алып киләчәкләр.
Бүген, 19 сентябрьдә, кулланучылар кооперациясе предприятиеләренең һәм оешмаларының Калугада «Этномир» этнографик парк-музее базасында ачылган «Хлеб, ты - мир» (“Икмәк, син – дөнья”) Халыкара форумында Татарстан Республикасы экспозициясе ачылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр райондасх булышлыгы белән үз эшен ачкан һәм аягында нык торучы, туган авылында үзенең яраткан эше белән шөгыльләнүче фермерлар һәм яшь эшкуарлар бар. Шундыйлардан - Ютазы районыннан Ильясовлар гаиләсе. 2015 елда алар «Гаилә терлекчелек фермасын булдыру һәм үстерү» республика программасы буенча 2 млн. сум грант оттылар, шуңа 20 мең йомырка сала торган тавык һәм 3 мең бройле сатып алалар һәм үз эшләрен ачалар. Ильясовлар, чебешләрне үстереп, тере килеш тә, шулай ук иткә дә саталар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллективын ведомство башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнеп куелган Марат Җәббаров белән таныштырды.
Марат Азат улы Җәббаров Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнеп куелды. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Татар токымлы атларны ничек кабат үрчетә башлау турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән татарча басылып чыккан китаптан укып белеп була.
17 һәм 18 сентябрьдә Татарстанның Тукай районында Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгечләре районның шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы кешеләре, фермерлар һәм авыл эшкуарлары белән очрашулар уздыра.