Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аграрийлар игътибарына шуны җиткерә, Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Татарстанга авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә бәйле үз мәнфәгатьләрен билгеләнгән тәртиптә иминләштергән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә китерелгән зыянны компенсацияләүгә 120 млн сум акча җибәреләчәк. Шулай итеп, федераль бюджеттан компенсацияне бары тик чәчүлекләрне иминләштершән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре генә алачак.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елгы “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең район һәм шәһәр бүлекләре башлыклары 18 яңа автомобильдән ачкычлар алдылар. Аларны тапшыру тантанасы Игенчеләр сарае янындагы мәйданда узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов катнаштылар.
25 декабрьдә Казан Ратушасында «2019 елда Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.
25 декабрьдә Казан дәүләт аграр университетында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, Агрохимия хезмәтләре, Дәүләт сорт комиссияләре башлыклары һәм белгечләре, инвесторлар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашында республика агрономнары өчен киңәшмә узды.
Бу атнада Олы Кайбыч авылында Кайбыч районы авыл хуҗалыгы алдынгылары Слеты узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Ак Барс" холдинг компаниясе” АҖенең АПК буенча Департаменты директоры Эдуард Хөсәенов, шулай ук 130дан артык хезмәт алдынгылары - терлекчеләр, игенчеләр, хезмәт ветераннары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре - 2019» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Яңа ел алдыннан Арча районында аграр тармак алдынгыларын котлауга багышланган «Арча батырларын данлый» чарасы узды, фойеда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, КФХлар һәм кооперативлар продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде.
Татарстанда быел авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фаразлары буенча, 2018 елдагыдан 3,6%ка артыграк. Бу хакта 24 декабрьдә республиканың ММЧ вәкилләре белән очрашуда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
23 декабрьдә Лениногорск районында Авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды, анда 2019 ел уңышын урып-җыюда алдынгылар рәтенә чыгучыларны бүләкләделәр, алар тырышлыгы белән районда 82 мең тонна ашлык суктырылган, 50 мең тонна шикәр чөгендере, 3 мең тоннадан артык бәрәңге җыелган.