Россия авыл хуҗалыгы берлеге (РССМ) «Эш башлаучы фермер» проектын – яшь аграрийларга ярдәм итү, авыл хуҗалыгында бизнес-планлаштыруны үстерү күнекмәләрен үстерү һәм командада эшләргә өйрәтү инициативасын тәкъдим итә. Уенда җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәләр һәм катнашучы илләргә – Россиядә, Кыргыз Республикасында, Казахстан Республикасында, Армения Республикасында, Беларусь Республикасында һәм башка республикаларда стажировка узарга чакырылалар.
Соңгы елларда республикада ел саен дымга кытлылык күзәтелә, ул озакка сузылган корылык, көндезге температураның югары торуы, һава дымлылыгының кимүе аркасында барлыкка килә, нәтиҗәдә туфракта бер метр тирәнлеккә кадәр үсемлекләр үсү өчен продуктив дымлылык кими. Арпаа өчен бу май, июнь айлары, бу чорда үсемлекләрдә репродуктив органнар барлыкка килә һәм алар вегетатив массаны арттыралар. 1 ц арпа ашлыгы алу өчен 12 мм-га кадәр дым кирәк.
Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” дигән чакыру игълан иткән иде. Әлеге чара бүгенге вәзгыятькә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының сезонлы эшләргә ихтыяҗын искә алып кабул ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстандагы иң эре иң эре кошчылык фабрикасының - «Yaratelle»нең эшчәнлеге белән танышты.
Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итеп, өзлексез режимда эшлиләр. Шундыйларның берсе - Лаеш районында “Кәүсәр” авыл хуҗалыгы тәэмин итү-сату кулланучылар кооперативы. 2018 елда предприятие кош итен эшкәртү буенча җайланма сатып алу өчен 30 млн. сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын ала. Җитештерү «Хәләл» стандартлары буенча эшли. Сәнәгать мәйданчыгында 40тан артык эш урыны булдырылган.
Бу якшәмбедә – Пасха. Барлык православныйлар өчен зур бәйрәм. Дөресрәк әйткәндә, бөтен халык өчен. Без Сабантуйны да, Пасханы да, Ураза Бәйрәмен һәм Уяв, Гырон Быдтон һәм башка бәйрәмнәрне дә яратабыз… Бер урамда күрше булып, рус, татар, чуаш, удмурт һәм башка халыклар иңгә-иң куеп яши икән, күптән инде аларның бәйрәмнәре дә, кайгы-шатлыклары да уртакка әверелгән. Гаилә парларының берсе намаз укып, икенчесе иконага табынганнары да безнең арада аз түгел.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов агымдагы шартларда орлыкчылык тармагын үстерүгә багышланган киңәшмә уздырды. Аның эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.
Әлки районында язгы кыр эшләренең барышы белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Эш сәфәрендә аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки районы предприятиеләренең эшчәнлеге белән танышты. Эш сәфәре кысаларында аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.
Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, «АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020» дигән чакыру игълан иткән иде. Әлеге чара бүгенге вәзгыятькә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының сезонлы эшләргә ихтыяҗын искә алып кабул ителде.