ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  3 июньгә булган оператив белешмәләреннән күренгәнчә, Татарстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләренең 2722 хезмәткәре коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган. Ведомство аппараты хезмәткәрләре арасында 17 кеше прививка ясаткан.


2
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Мәскәүдә «ART MOSCOW» кунакханә комплексында җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгечләр өчен «Ел Матбугат хезмәте-2020» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

«Росагролизинг» АҖ Россия Федерациясе субъектларын авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү буенча йомгаклар ясады һәм 2020 елда иң актив техника сатып алган 10 төбәкне билгеләде.

Зеленодольск сөт комбинаты үз продукциясен җитештерү өчен сөтне кайдан ала? Аның сыйфатын ничек тикшерәләр? Продукт  төрелгән төргәккә чит әйбер керә аламы? Җитештерүдә нинди өстәлмәләр  кулланалар? Кибетләрдә натураль cөт икән, ни өчен ул авыл сыер сөтенә караганда озаграк саклана?

Россия Федерациясе Конституциясенең 57 статьясы нигезендә закон белән билгеләнгән салымнарны һәм җыемнарны һәркем түләргә тиеш. Бүгенге көндә төбәк дәүләт хезмәтләрен күрсәтү, шул исәптән грантлар һәм субсидияләр рәвешендә гражданнарга социаль ярдәм чараларын бирү аларны алучыларның салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлары булмаган очракта гына башкарыла.


1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген балаларны яклау көнендә Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинаты Нурлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм оештырды. Балалар өчен аниматорлар һәм «Обнимама» бренды персонажлары - Обнимама һәм Обнимашка филләре белән күңелле шоу-программа үткәрделәр. Балалар кирмән (крепость) төзергә кирәк булган уенда һәм сабын куыклары тамашасында катнаштылар.

Бүген Югары Ослан районында африка чумасының аеруча куркыныч авыруларын бетерү буенча команда-штаб күнекмәләре узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «КАМАЙ АГРО» кооперативы фермаларында терлекләр саны Нидерландтан кайтарылган күп сөтле яңа токым терлекләр белән тулыландырылды.

Татарстанда авыл туризмы көчәйгәннән-көчәя бара. Сәяхәт итәргә яратучыларның күбесе пандемия башланганнан бирле үзебезнең төбәкне өйрәнүне чит илләргә йөрүдән өстенрәк куялар. Мәсәлән, Алексеевск районының Биләр авылыннан фермер Зиннәтуллиннар гаиләсе Изге чишмә янында – туристлар хаҗ кыла торган җирдә - туристлар өчен экзотик хайваннар белән ферма төзергә кирәк, дигән карарга килгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәктәп укучыларын һәм студентларны «ProfStories» проектында катнашырга чакыра. Бу һөнәрләр һәм эш бирүчеләр турында «википедия» дигәнне аңлата, шулай ук һөнәри юнәлеш бирүче вакыйгалар һәм продуктлар агрегаты булып тора. Проект Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән «Zacobой» профориентациясен үстерү программасы кысаларында тормышка ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International