Чара ел саен цифрлы трансформация технологияләрен, продуктларын эшләүчеләрнең, хезмәтләрен күрсәтүчеләрнең һәм кулланучыларның фәнни, авыл хуҗалыгы, техник һәм коммерция коммуникацияләре мәйданчыгын туплый.
Цифрлы атна программасы цифрлы интеллектуаль технологияләргә һәм алар нигезендә булдырыла торган инновацион продуктларга нигезләнә. Аерым блок авыл хуҗалыгы өлкәсендәге цифрлы технологияләргә багышлана. Kazan Digital Week 2021нең төп юнәлешләре:
- АПКны цифрлаштыруның төп трендлары;
- АПКның төбәк хакимият органнарын цифрлаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашу;
- Терлекчелекне цифрлаштыру һәм автоматлаштыру;
- Үсемлекчелекне цифрлаштыру һәм автоматлаштыру;
- AgroTech консорциумының ябык сессиясе.