Татарстанда 2018 елның 26 ноябреннән 6 декабренә кадәр зона семинар-киңәшмәләре узачак. Семинарлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Мостафин, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар катнашында уза.
Балык Бистәсе муниципаль районында җәен (сом) балыгы өчен катнаш азык үрнәкләре комиссия сынавы узды.
Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре 2018 елның 10 аенда ит, сөт һәм йомырка җитештерү күләмнәрен арттырдылар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары -- Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Бүген Татарстан башкаласында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Ярминкәләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарлары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре йөреп чыктылар. Алар китерелгән продукциянең ассортименты һәм аларга бәяләр белән таныштылар.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” конкурсы 16 ноябрьдә Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базасында узды. Ярышлар ике этапта: теоретик һәм практик этапларда узды. Катнашучылар теоретик өлештә һөнәрләре буенча тест билетларына җавап бирделәр, ә практик өлештә үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.
“Сарман аграр көллияте” ДАҺБУендә «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча WorldSkills Russia - 2018 Татарстан Республикасы төбәк чемпионаты ярышларына йомгаклар ясадылар.
17 ноябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак, чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары -- Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашалар.
17 ноябрьдә Казанда, Чаллыда, шулай ук шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек кирәк-яракларын сату буенча гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
«Агрокөч» холдингында көнбагыш уңышы 83,6% мәйданда җыелган. 2018 елда бу культураның гомуми мәйданы 14 мең гект ардан артып китә. Бүгенгә 3 576 764 центнер уңыш җыелган, 25 169 тонна суктырылган, бер гектардан уртача уңыш 21,24 центнер тәшкил итә.
Бүген «2013-2020 елларга авыл хуҗалыгы территорияләрен тотрыклы үстерү» республика программасы кысаларында Югары Ослан муниципаль районының Патрикеево авылында суүткәргеч ачу тантанасы узды.