Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Министрлык сайтында предприятиеләр җитәкчеләре һәм агрономнары өчен 2020 елгы чәчү өчен ресурслар дигән махсус бүлек булдырылуы турында хәбәр итә. Биредә вегетация чорына температура һәм явым-төшем фаразлары белән танышырга, уңышны иминләштергәндә дәүләт ярдәме чаралары турында өйрәнергә һәм иминият компанияләреннән тәкъдимнәр алырга, шулай ук орлыклар һәм аларга бәяләр турында, орлыкчылык хуҗалыклары рейтингы турында мәгълүмат алырга һәм минераль ашламалар белән тәэмин итүчеләр турында белешмәләр табарга мөмкин.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, авыл хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елдан гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм бирүнең кайбер кагыйдәләре үзгәрәчәк.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Хөкүмәте Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2025 елга кадәр чорга эшләнгән «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын кабул итте, дип хәбәр итә.
Бу хакта сүз бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү департаменты директоры Максим Боровой җитәкчелегендә узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә барды, ул авыл территорияләрен комплексы үстерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсенә багышланган иде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, шулай ук министр урынбасары Олег Земсков һәм башка җаваплы затлар катнашты. Максим Боровой, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл территорияләрен комплексы үстерү программасын эшләп бетерде, дип хәбәр итте. Документның паспорты хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты һәм соңгы раслау стадиясен уза, дие ул.