ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына грантлар бирү өчен конкурс сайлап алуында җиңүчеләр турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 300 миллион сум тәшкил итә, шуның 174 миллион сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелә, бу грантларның гомуми суммасыннан 58% тәшкил итә.


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә грантлар бирү өчен мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь күләме 30 млн сум булачак. Катгый таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгының 2 елдан артык эш тәҗрибәсе булу.


6
август, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы 2019  - 2024  елларга    «Агростартап» проекты буенча     «Фермерларга  ярдәм  системасын  булдыру һәм авыл  кооперациясен үстерү» төбәк  проектын  гамәлгә ашыру  кысаларында кече  хуҗалыкларда   авыл  хуҗалыгы  җитештерүе  эшчәнлеген үстерү, авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә  кече  һәм урта  эшкуарлык  субъектларына җәлеп  итүне  тәэмин  итү,   авылда  халыкны  эш белән  итүне  арттыру буенча  грант  бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын  сайлап алу  конкурсы  башлану  турында  игълан  итә.     


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

  «Татарстанда  кыр  көне  – 2019» күргәзмәсе  кысаларында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының беренче  урынбасары     гаилә  терлекчелек  фермалары,  яшь фермерлар  һәм  авыл  хуҗалыгы кооперативлары  өчен    федераль  программалар буенча  конкурсларда  җиңүчеләргә    сертификатлар тапшырды.  


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы,  «2017 – 2020 елларга  Татарстан  Республикасында  яңа  эш башлаучы  фермерларга ярдәм» ведомство  программасы буенча  грантлар  бирү  өчен     крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын     сайлап алу конкурсына  йомгаклар  ясалды,  дип  хәбәр  итә.      Грантларның  гомуми  суммасы    250 млн. сум  тәшкил  итә, шуннан  145 млн. сумы  -    федераль  бюджеттан, ә  105 млн сумы   республика  бюджетыннан бирелде. 


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017-2020 елларга  Татарстан  Республикасында  КФХ базасында  гаилә  терлекчелек  фермаларын  үстерү» федераль  ведомство   программасы  буенча  грантлар  бирү  өчен  крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын  сайлап  алу конкурсына  йомгаклар  ясалу  турында  хәбәр  итә.   Конкурста  җиңүчеләр  буенча  грантларның  гомуми  суммасы     350 млн. сум  тәшкил  итә,  шуның   203 млн. сумы (58%) -  федераль  бюджеттан.   


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Министрлык «2017 – 2020 елларга  Татарстан  Республикасында  яңа  эш башлаучы  фермерларга» ведомство  программасында  катнашу өчен  крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс  нигезендә  сайлап алуда  катнашуга  заявкалар  кабул итү  башлану  турында  игълан итә. 


8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы матди-техник базаны  үстерүгә  грантлар  бирү  өчен  яңа  эш башлаучы  авыл  хуҗалыгы  кооперативларын  конкурс буенча  сайлап  алуның  дәвам  итүен  искә  төшерә.    Гаризалар  һәм      документлар  2019 елның      15 апреленә  кадәр  кабул  ителә. Грантлар  бирү  тәртибе  һәм документлар  формалары  белән  сылтама буенча  танышырга  мөмкин.  


15
март, 2019 ел
җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы яңа  эш  башлаучы авыл  хуҗалыгы  кулланучылар кооперативларының  матди-техник  базасын  үстерүгә грантлар  бирү өчен  конкурс    игълан  итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International