Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы агымдагы елның март аенда «Меркурий» электрон ветеринария сертификациясе системасы белән эшләү буенча лидерлар бишлегенә керде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең 2019 елның 1 яртыеллыгы эшчәнлеге йомгаклары буенча коллегиясе узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, куллану төргәгендәге сөт, йогуртлар, кефир һәм сырларның кайбер төрләре 2019 елның 1 ноябреннән "Меркурий" электрон ветеринария сертификациясе системасына кертелә, ә сөт продукциясенең бер өлеше системага 1 июльдән керә. Бу хакта хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгында әйтелә.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Федерациясе Икътисад министрлыгы әзер сөт продукциясен 1 июльдән «Меркурий» электрон ветеринария сертификациясе системасына кертү турында килештеләр, моңа 2019 елның 1 ноябреннән бу системага керә торган әчетелгән сөт продукциясе әлегә керми.