Алабуга шәһәр Мәдәният сараенда сәнәгать җитештерүе, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате алдынгылары слеты узды. Ул Алабугада бер айдан артык барган эшче һөнәрләр конкурсының йомгаклау чарасы булды. 2021 елда бәйгедә 26 кеше катнашты. Ярышлар дүрт юнәлеш буенча оештырылган иде: “Сәнәгать”, “Транспорт һәм логистика”, “Җәмәгать туклануы” һәм “Авыл хуҗалыгы”.
Бүген Актаныш районында алдынгылар слеты узды. Чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, шулай ук районның иң яхшы предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре, авыл хуҗалыгы, эшкәртү сәнәгате, мәдәният, мәгариф, төзелеш, сәламәтлек саклау, спорт һәм социаль өлкә хезмәткәрләре катнашты.
28 февральдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Балтач муниципаль районы алдынгыларын котлауда катнашты.