ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

22 октябрьдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  Мәскәүдә  "Danon  Россия" компаниясенең   генераль  директоры, Россиядә, БДБдә, Төркиядә һәм Якын Көнчыгышта    сөт  продуктлары  бүлекчәләренең    вице-президенты   Чарли Каппетти белән  рәсми  очрашу  уздырды


22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы ның  оператив  белешмәләре  буенча,  14  октябрьгә  авыл  хуҗалыгы оешмалары  саткан  сөт  тәүлеклек  күләме    44,4 мең  тонна  тәшкил  итте,  бу  узган  елның  шушы  чорына  караганда    7,8%ка күбрәк    (2018 елда   – 41,2 мең  тонна).

Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  тәүлеклек  сөт  сату  күләмен   6%ка  арттырдылар.  21  октябрьгә оператив  белешмәләр  буенча республика хуҗалыкларында  тәүлек  эчендә 3 мең  483,4 тонна  сөт  савылган,  бу  узган  елның  шушы  чорына  караганда    5%ка  күбрәк.


21
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика  конкурсына гаризалар кабул  итә  башлады,  ул  авылда  квалификацияле    хезмәткәрләрнең  статусын  һәм  абруен  күтәрү  максатында  оештырыла. 

19 октябрьдә Санкт-Петербургта   Хәсән базарында  “Уңыш  - 2019” бәйрәме  кысаларында     “Татар  утары”  павильонын  ачу  тантанасы  узды.    

 21 октябрьдән  26 октябрьгә кадәр  Татарстанның  Саба  муниципаль районында  Тимершык  авылында Сөт бизнесы  академиясе  базасында    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  башлыклары  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  оештырылган  сөт  терлекчелеге  буенча  укулар  узачак.  


19
октябрь, 2019 ел
шимбә

Терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  9 айлык эшенә  йомгаклар  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров сөйләде.  


18
октябрь, 2019 ел
җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  кече  һәм урта  бизнесны   үстерүгә  зур  игътибар  бирә.    Бүген  һәр районда Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы   булышлыгы  белән  үз  эшен  ачкан һәм аягында  нык  торучы,  туган  авылында  үзенең яраткан  эше  белән  шөгыльләнүче    фермерлар һәм яшь эшкуарлар  бар. Шундыйларның  берсе   – Кайбыч  районыннан фермер Павел Муклуков.  2013 елда  ул  “Яңа  эш  башлаучы  фермер” программасы  буенча җиләк-җимеш  культуралары  үстерүгә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгыннан 1,2 млн күләмендә  грант  алды,  ә бүген ул татарстанлыларны    хәтта  октябрь  аенда   яңа  җыелган  кура җиләге  белән  сөендерә.  


17
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

16 октябрьдә   Менделеевск районында Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән  «Икмәк артеле» һөнәри юнәлеш  проекты  кысаларында  Халыкара  икмәк  көненә  багышланган  Икмәк  фестивале  узды. Анда  мәктәп  балалары,  шәһәр һәм район халкы  катнашты.   Туган  як  музее «Сугыш  икмәге» һәм «Икмәк  нидән  башлана» дигән  интерактив күргәзмәләрен  оештырды.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы шимбә көнне, 19 октябрьдә,   республика  халкын  кулай  бәяләрдән  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатып  алу  өчен  Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында) уза  торган  ярминкәләргә  чакыра.   Ярминкәләрдә     шәһәр  халкы  Татарстанның  муниципаль районнарыннан  китерелгән     ит, казылык  продукциясе,   үлчәп  сатыла  торган  сөт, май,  йомырка, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермер  продукциясе  сатып  ала алалар.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International