Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2019 елгы уңыш өчен минераль ашламалар сатып алуга максатчан бюджет акчалары алалар.
Авыл хуҗалыгы техникасы яхшы ремонтланганда, чәчү кампаниясен оптималь срколарда башкарып чыгарга мөмкин. 2019 елгы чәчү кампаниясенә 11 мең трактор, 6шар мең чәчкеч һәм культиватор, 650 киң колачлы куәтле трактор җәлеп ителәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган барлык муниципаль районнар районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә сөйләде. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасының бүгенге герое – Галиуллин Шамил Хәлил улы. Бүген ул Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Ленин ис. Тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы (Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының “Теләче Агро” ҖЧҖ) ветераны һәм директор урынбасары.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы техникасын техник модернизациялшү һәм язгы кыр эшләренә әзерләү турында сөйләде.
Барлык муниципаль районнар районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе АККОР съездында катнашуга делегатлар күрсәтте. Кандидатларны күрсәтү 23 гыйнварда Ассоциация советының һәм президиумының киңәйтелгән утырышында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.