ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда Казан сугару техникасы заводында боҗралап сиптерә торган «Казанка» су сиптерү машинасы эшләнде һәм чыгарыла. Машина сугару системаларын җитештерү буенча дөньякүләм алдынгы тәҗрибәгә таянып эшләнгән һәм ул чит ил аналогларыннан сыйфаты буенча да, характеристикасы буенча калышмый.

Бу катлаулы вакытта өзлексез эшләүче предприятиеләрнең берсе – Татагрохимсервис. Компания төркеменә керүче структуралар Татарстанның һәм күрше төбәкләрнең АПК предприятиеләрен технологик тәэмин итеп кенә калмыйча, Россия авыл хуҗалыгы җитештерүенең кайбер башка эшчәнлек юнәлешләренә дә хезмәт күрсәтәләр.


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә    Министрлык  сайтында    предприятиеләр җитәкчеләре һәм агрономнары өчен   2020 елгы  чәчү өчен  ресурслар  дигән махсус бүлек  булдырылуы  турында  хәбәр итә.      Биредә  вегетация  чорына  температура  һәм  явым-төшем фаразлары  белән  танышырга,   уңышны  иминләштергәндә  дәүләт ярдәме  чаралары турында  өйрәнергә һәм иминият  компанияләреннән тәкъдимнәр  алырга,  шулай  ук  орлыклар  һәм аларга  бәяләр  турында, орлыкчылык  хуҗалыклары    рейтингы турында мәгълүмат алырга   һәм  минераль ашламалар  белән тәэмин  итүчеләр  турында  белешмәләр  табарга  мөмкин.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International