ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров Лаеш районында “Кәүсәр” АХКК ит эшкәртү  комплексында  булды.   


15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  хәбәр  итүенчә,    19 октябрьдә   Санкт-Петербургта  «Хасанский» дәүләт   универсаль  базарында  авыл  хуҗалыгы  залы  бинасында  гадәттәге  көзге  “Уңыш  - 2019” бәйрәме  узачак һәм  шунда  “Татар  йорты”  үз  ишекләрен ачачак. 


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  кече  һәм урта  бизнесны   үстерүгә  зур  игътибар  бирә.    Бүген  һәр районда Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы   булышлыгы  белән  үз  эшен  ачкан һәм аягында  нык  торучы,  туган  авылында  үзенең яраткан  эше  белән  шөгыльләнүче    фермерлар һәм яшь эшкуарлар  бар. Шундыйларның  берсе – Мамадыш  районыннан  Писцовлар  гаиләсе.   2016 елда  районда  танылган  бакчачылар  “Яңа  эш  башлаучы  фермер” республика  программасы  буенча  1,5 млн сум  күләмендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  грантын  оттылар һәм шул  акчага җиләк-җимеш  үстерү  буенча  үз  эшләрен  ачтылар.    Бүген  исә  крестьян-фермер хуҗалыгының  үз    питомнигы  һәм  авыл  хуҗалыгы кооперативы  бар.  


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  кече  һәм урта  бизнесны   үстерүгә  зур  игътибар  бирә.    Бүген  һәр райондасх  булышлыгы  белән  үз  эшен  ачкан һәм аягында  нык  торучы,  туган  авылында  үзенең яраткан  эше  белән  шөгыльләнүче    фермерлар һәм яшь эшкуарлар  бар.   Шундыйлардан  - Ютазы  районыннан   Ильясовлар  гаиләсе.   2015 елда  алар  «Гаилә терлекчелек  фермасын  булдыру  һәм үстерү» республика программасы  буенча  2 млн.  сум  грант оттылар, шуңа        20 мең йомырка сала  торган  тавык һәм     3 мең    бройле сатып  алалар һәм үз  эшләрен  ачалар.   Ильясовлар,  чебешләрне  үстереп, тере килеш  тә, шулай  ук  иткә  дә  саталар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International