ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

13 декабрьдә  Мәскәүдә  зур  сыр  ярминкәсе  ачылды.   Россиянең  15 төбәгеннән  30дан  артык  эре  компания  100дән артык  төрдә  сыр  тәкъдим  иттеләр.    Шулар  арасында   – «Татарстан  Камамберы». Искәртеп  узабыз,  2018 елда  Кама Тамагында  «Камамбер» сыр  заводы  ачылган  иде, ул  француз  рецептурасы  буенча  җирле  сөттән  сыр  әзерли.  


28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Танылган  шәхесләр турында  түгел,  ә гап-гади хезмәт кешеләре, үзләренең  көндәлек  хезмәтләре,   эшкә бирелгәнлеге белән,  бай  тәҗрибә  һәм  югары һөнәри осталыгы   белән   абруй  һәм ихтирам казанган  авыл  хезмәтчәннәре  турында  языла  торган  безнең  “Хезмәт кешеләре” рубрикасындагы  бүгенге    героебыз – Татарстанның  Буа районы  Әлшәй авылыннан  яшь  сыр  пешерүче  Александр Вячеславович Афанасьев.  Александр Кама Тамагы  районында   уникаль  сыр  заводында  баш  технолог  булып  эшли.  Анда  аның   технологиясе  буенча  затлы  ак күгәрек  белән   бик  тәмле  «Камамбер» һәм «Бри» сырлары  әзерләнә.  


13
август, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов һәм Кама Тамагы  районы  башлыгы  Наил  Вазыйхов  белән бергә    Теньки авылы,   Тукай ав. («Камская» а/ф),   Иске Барыш ав.,     Картапа ав. (ООО «А/ф «Бортас» а/ф),   Караталга ав., . Атабай ав. («Олы Кенәри» АХ ААҖ), «Красный Восток Агро»),  Кече   Бортас ав. («Бортас» а/ф ҖЧҖ), Олы Кенәри   («Олы Кенәри» ААҖ),  Баргуза ав.  Салтык ав.  ( “Кама”а/ф  ААҖ),   Кама Тамагы ш.т.п.  («А.Р. Җәләлетдинов» КФХ) кырларында  булдылар.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International