Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Меркурий” электрон системасын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

Бүген Игенчеләр сараенда “Меркурий” электрон системасын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенчавидеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов,Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов һәм башкалар катнашты.

«Меркурий» автоматлаштырылган системасы ветеринария өчен бердәм мәгълүмат мохитен булдыру, биологик һәм азык-төлек иминлеген арттыру максатларында дәүләт ветеринария күзәтчелегендә булган йөкләрне электрон сертификацияләү, Россия Федерациясе территориясе буйлап аларның йөрешен тикшереп тору өчен билгеләнә.

Системаны гамәлгә кертүнең максаты — процессны автоматлаштыру исәбенә ветеринария документациясен рәсмиләштерү вакытын кыскарту;

- предприятиегә кергән һәм аннан чыккан (суыткычта, складта һ.б.) продукция күләмен исәпкә алу;

- кертелә торган продукцияне тикшерү өчен сайлап алынган пробалар турында мәгълүмат туплау һәм аны саклау;

- Россия Федерациясе территориясе буенча йөк партиясе йөрешен күзәтеп тору мөмкинлеге;

- ВСДның якланган кәгазь бланкларын электрон версияләргә алыштыру исәбенә ВСДны рәсмиләштерүгә хезмәт, матди һәм финанс чыгымнарын киметү;

- мәгълүмат кертү өчен әзер формалар булу, шулай ук кулланучы тарафыннан кертелә торган белешмәләрне тикшерү ярдәмендә кеше җибәрә торган ялгышларны киметү;

- актуаль мәгълүматтан тиз арада файдалану, хисаплар төзү, мәгълүмат эзләү һәм аны анализлау өченбелешмәләрнең бердәм үзәкләштерелгән базасын булдыру.

Россельхознадзор белешмәләре буенча, 2017 ел башыннан электрон сертификацияләү темпы ай саен10%ка артып бара. Иң яхшылар бишлеген түбәндегеләр тәшкил итә: Чиләбе өлкәсе (1 урын), Краснодар крае (2 урын), Татарстан Республикасы (3 урын), Башкортостан Республикасы (4 урын), Новосибирск өлкәсе(5 урын).

Татарстан Республикасы территориясендә «Меркурий» ФГИСтан файдалана башлаганнан бирле алар 3 014,6 мең данә бирелде. 2017 елның июнендә «Меркурий» ФГИСтан файдаланып, электрон рәвештә 283,7мең сертификат бирелде, бу ВСДның гомуми саныннан 85 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы территориясендә электрон ветеринария сертификациясе системасын гамәлгә кертү максатларында, өч ел эчендә «Меркурий» ФГИС эшенә 531 дәүләт ветеринария белгече укытылды(ветеринария документларын бирү белән шөгыльләнүчеләрнең гомуми саныннан 92 %). 140 эш урыны җиһазланды (компьютер, принтер, интернет).

Хәзер бу системага 28 мең предприятие күчерелде, шулардан 8 меңе юридик затлар, 7 меңе шәхси эшкуарлар, КФХ, 12,7 меңе физик затлар.

Электрон ветеринария документлары бу эшкә өйрәтелгән ветеринария табиблары тарафыннанветеринария берләшмәләрендә, участок ветеринария пунктларында тутырыла.

Кәгазьдә тутырылган ветеринария документларын Меркурий системасында исәпкә алу бу елның март аеннан башлап алып барыла:

- майда кәгазьдә 38,5 мең сертификат бирелде һәм кертелде;

- июньдә – 36, 4 мең сертификат.

Ветеринария белгечләре билгеләп үткәнчә, район хуҗалыкларыннан терлекләрне сую пунктларына җибәргәндә ветеринария табиблары тарафыннан №4 формасы тутырылганда (элек белешмәләр кәгазьдә килеш бирелә иде) проблемалар килеп чыга.

Марат Әхмәтов, 2017 елда Татарстан Республикасында бу системаны финанслауга 4 млн. 200 мең сум акча каралды, дип әйтте.

"Бу акчаларга 140 ноутбук һәм модем сатып алыначак, бу «Меркурий» системасында эшләүне тулысынча тәэмин итәчәк. Татарстанның бөтен территориясендә "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәре бар. Башкарылган шундый эшләр нәтиҗәсендә республика ветеринария документларын электрон рәвештә бирүгә билгеләнгән срокта күчәргә тулысынча әзер булачак", - дип, чыгышын төгәлләде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International