2017 елның 14-16 сентябрендә Санкт-Петербургта Халыкара балык сәнәгате форумы узачак

2017 елның 11 июле, сишәмбе

2017 елның 14 – 16 сентябрендә Санкт-Петербургта Балыкчылык буенча федераль агентлык ярдәмендә Халыкара балык сәнәгате форумы узачак. Аның кысаларында Халыкара балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм «Seafood Expo Global» технологияләре күргәзмәсе оештырыла.

10 мең кв. метр күргәзмә мәйданчыгында Россиянең һәм чит илләрнең 200дән артык компанияләре үз экспозицияләрен урнаштырачаклар. Болар – балык кәсебе, балык үрчетү һәм эшкәртү предприятиеләре, суднолар төзү предприятиеләре, балык сәнәгате өчен тиешле җайланмалар һәм материаллар җитештерүчеләр,логистик, финанс, сәүдә оешмалары һәм башкалар.

Форумның программасы дөньякүләм балык базары тенденцияләре буенча фикер алышуга, халыкара сәүдә-икътисад багланышларын киңәйтүгә, фәнни-техник балыкчылыкны үстерүгә, шулай ук балык үрчетүне тотрыклы итү һәм диңгезләрнең минераль-чимал ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану, Россия Федерациясенең балыкчылык комплексын 2030 елга кадәр үстерү стратегиясен раслау мәсьәләләренә багышлана.

Чара турында тулырак мәгълүмат белән http://fishexpoforum.com адресы буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International