Александр Ткачев: яңгырларга карамастан, чәчүлек мәйданы 80 млн. гектарга җитте

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

5 июльдә Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев «Бөтенроссия кыр көне – 2017» форумы кысаларында урып-җыю эшләрен уздыру һәм үсемлекчелек продукциясенең сыйфаты турындага мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасында АПКның төбәк органнары вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Россия буенча бөтен җирдә чәчү эшләренең тәмамлануы турында мәгълүмат бирде. Аның сүзләренә караганда, яңгырларга һәм һава шартларына бәйле башка мәшәкатьләргә дә карамастан, чәчүлек мәйданы 300 мең гектарга – 80 млн гектарга кадәр арттырылган. Кайбер төбәкләрдә игенчеләр урып-җыюга керешкәннәр. Бүгенгә 1,5 млн тонна ашлык җыелган.

Александр Ткачев, Россиянең агросәнәгать комплексы үсешкә таба зур адым ясады, дип билгеләп үтте.

«Россиянең авыл хуҗалыгы тотрыклы үсештә, без җитештерү күләмнәрен арттырдык, продукция сыйфатын яхшырттык, чит ил продукциясен кысрыклап, кибет киштәләрендә үзебезнең продукцияне күбәйттек. Соңгы өч елда без чит илдән продукция кертүне 2 мәртәбәгә киметтек, бу - безнең аграрийларның зур җиңүе», – дип ассызыклады Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. Ул тагын болай дип өстәде: “Аграрийлар, куәтле аграр держава статусын раслап, бөртекле ашлык җитештерү күләмен ел саен арттырырга тиеш”.

Киңәшмәдә шулай ук яшелчәчелек турында да сөйләшү булды. Узган ел ил күләмендә 160 гектарга якын заманча теплицалар төзелде, бу - теплица яшелчәләрен 15%ка арттырырга ярдәм итте. Министр әйтүенчә, быел яңатеплицалар төзү дәвам итә. Бүгенге көндә теплица яшелчәләренең тулаем җыелган күләме 450 мең тонна тәшкил итә, бу узган ел шушы чорга җыелган яшелчәләр күләменнән өчтән бергә күбрәк. Шул исәптән 100 мең тоннадан артык томатҗыелган, бу - 1,5 мәртәбәгә күбрәк.

«Бүген без чын мәгънәсендә тарихи миссияне башкарабыз – 5-7 елдан соң азык-төлек базарын үзебезнең продуктлар белән тулысынча тутыру, ягъни яшелчәгә кытлыкны бетереп, тышкы базарларга чыгу планлаштырыла», - дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы министры.

Урып-җыю эшләренең барышы һәм продукциянең сыйфаты турында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Петр Чекмарев сөйләде.

Үзебезнең аграрийларны авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү турындагы нотык белән Россия Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының Авыл хуҗалыгы, азык-төлек һәм төзелеш техникасы департаменты директоры Евгений Корчевой чыгыш ясады.

Икътисад һәм АПКга дәүләт ярдәме департаменты директоры Наталия Чернецоваавыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

Сезонлы (кыр) эшләре турында АПК идарәсенең төбәк органнары җитәкчеләре мәгълүмат бирделәр.

«Бөтенроссия кыр көне – 2017» форумы мәйданчыгында узган киңәшмәдә Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану советы комитеты рәисе Михаил Щетинин, Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Владимир Кашин, Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов, АПК идарәсенең төбәк органнары җитәкчеләре, тармак берлекләре һәмассоциацияләре, фәнни берлекләр җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International