Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың Лаеш районында «ТатНИИСХ» ФДБФУнең тәҗрибә кырларында булды. Аның белән бергә министр урынбасарлары Николай Титов, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, ТәлгатьТаһирҗанов, Ришат Хәбипов, Марат Җәббаров, «ТатНИИСХ» ФДБФУ директоры Марсель Таһиров һәм башкалар йөрде.
Министрның монда килүенең максаты – «Бөтенроссия кыр көне – 2017» күргәзмәсенә әзерлек барышы белән танышу иде. Исегезгә төшерәбез, әлеге форум бу елның 5 июленнән 7 июленә кадәр узачак. Күргәзмәдә Россия, Германия, Австрия, Франция, Финляндиядән һәм башка илләрдән 100дән артык компания һәм фәнни-тикшеренү институтлары, дәүләт оешмалары һәм ассоциацияләре катнашачак. Күргәзмәнең экспозициясе «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек» һәм «Кампус» блокларыннан торачак. Территориянең мәйданы 60 гектардан артык.
«Үсемлекчелек» бүлегендә көзге һәм сабан культуралары чәчелгән тәҗрибә кыры кишәрлекләре күрсәтеләчәк. Монда кыр эшләре 2016 елның августында ук башланган иде инде, ә 2017 елның маенда сабан культуралары чәчелеп бетте.
Марат Әхмәтов көзге һәм сабан культуралары чәчүлекләренең урыннары белән танышты, аларның торышын бәяләде һәм институт галимнәренә күрсәтмәләр бирде. Фикер алышу барышында тармакка кагылышлы актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Шулай ук, язның соңгарып килүенә дә карамастан, авыл хуҗалыгы культуралары үсеше өчен туфракның дымлылыгы һәм температура режимы яхшы, дип билгеләп үтелде.