Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы “Җүкетау” ҖЧҖенең “Мегаферма” бүлекчәсе базасында эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар өчен уку семинары узды.
Укуда катнашучылар терлекләрне туплау кагыйдәләре, дөрес тукландыру һәм нәселле үгезләрне тоту, сыерларны ясалма орлыкландыру һәм терлекләрне үрчетү ысуллары белән таныштылар.
Укырга килүчеләр алдында “Җүкетау” ҖЧҖ җитәкчесе Ренат Мотыйгуллин, «Элита» Баш нәсел предприятиесе АҖенең баш зоотехнигы Фәнил Кәбиров һәм башкалар чыгыш ясадылар.