Марат Әхмәтов «КЛААС Восток» ҖЧҖенең сәүдә буенча директоры Дирк Зеелиг белән очрашты

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «КЛААС Восток» ҖЧҖенең сәүдә буенча директоры Дирк Зеелиг белән очрашты. Очрашу Игенчеләр сараенда узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашты.

Дирк Зеелиг узган ел CLAAS компаниясе белән Россия Федерациясе Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының махсус инвестконтракт төзүләре турында сөйләде, аның нәтиҗәсендә Краснодар краенда урнашкан заводның җитештерү куәтләре арткан.«КЛААС Восток» ҖЧҖ техниканы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүчеләргә субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау тырында” 1432 номерлы карары белән расланган субсидияләү программасы буенча сата. «Без Татарстанның ашлык җыю комбайннарына һәм тракторларына булган ихтыяҗын канәгатьләндерә алуыбызга ышанабыз», – диде Дирк Зеелиг.

Очрашу барышында шулай ук CLAAS компаниясенең «Бөтенроссия кыр көне – 2017» күргәзмәсендә катнашу мәсьәләсе турында да сөйләшү булды. Предприятие инновацион эшләнмәләр тәкъдим итәчәк, аерым алганда, алар ашлык ташу логистикасын камилләштерү буенча булачак, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International