Иртәгә, 26 майда, 14.00 сәгатьтә «Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру буенча чаралар комплексы» темасына онлайн-семинар булачак. Анда авыл хуҗалыгы үсемлекләрен корткычлардан, авырулардан яклау, чүпләнүдән саклау, үсемлекләрне тукландыру мәсьәләләр хакында фике алышу булачак.
Әлеге чарада катнашу өчен Казан дәүләт аграр университетының Югары агрономия мәктәбе сайтына түбәндәге сылтама буенча керергә кирәк: http://consult.kazgau.ru/, аннары «Онлайн-семинарлар» бүлеге.
Уку барышында катнашучыларның сорауларына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты белгечләре җаваплар бирәчәк.