Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында сөт һәм эре мөгезле терлек ите җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Югары Шепкә авылы Мәдәният йортында “Сөт һәм эре мөгезле терлек ите җитештерүнең нәтиҗәлелеге” темасына зона-семинар киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар эре мөгезле терлекләрне ашату һәм карау буенча уздырыла торган чаралар комплексы белән таныштылар, сөт һәм ит терлекчелегенең нәтиҗәлелеген арттыручы факторлар турында белделәр.

Чараның пленар өлешендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Ул бу елның 4 аена терлекчелек тармагы эшенә нәтиҗәләр турында сөйләде. Әлеге чорда 407 мең тонна сөт (узган елның тиешле чорына карата 105%), 126 мең тонна терлек ите һәм кош ите (101%) җитештерелгән, шул исәптән эре мөгезле терлек ите – 33мең тонна (103%).

Сөт җитештерү буенча югары күрсәткечләргә иершкән районнар: Зәй, Мамадыш, Түбән Кама, Актаныш һәм Менделеевск районнары. Иң түбән күрсәткечләр: Тукай, Мөслим һәм Минзәлә районнарында.

Нәҗип Хаҗипов киңәшмәдә каинашучыларны эре мөгезле терлекләрне дөрес тукландыруга карата игътибарлырак булырга, терлекләрне карау шартларын үтәргә, профилактик чараларны вакытында башкарырга өндәде һәм терлек азыгы әзерләүгә җентекләбрәк тукталды.

Семинар-киңәшмә барышында шулай ук эре мөгезле терлекләргә ветеринария хезмәтләре күрсәтү һәм терлекләр санын арттыру мәсьәләләре хакында да фикер алыштылар.

Искәртеп үтәбез, шундый чара тагын җомга көнне - 26 майда Лениногорск районында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International