Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнеп килә. 24 майга республикада сабан культураларын чәчү 1766,7 мең га мәйданда башкарылган, бу планнан 99% тәшкил итә.
Әлеге чорда барлык кыр эшләре өчен механизаторларга аеруча зур җаваплылык йөкләнә. Республиканың күп районнарында язгы чәчүдә эшләүчеләрнең хезмәтен бәяләү системасы кертелгән иде.
Бу көннәрдә шундый районнарның берсендә – Биектау районында чәчүгә йомгаклар ясадылар һәм чәчү алдынгыларын бүләкләделәр. Бүләкләргә түбәндәге механизаторлар лаек булды: «Татарстан» агрофирмасы” ҖЧҖеннән – Илдус Мадышев, Михаил Цыганов, Әнис Галәүтдинов, «Красная заря» АХҖКыннан – Нәҗип Сабиров, Александр Комаров, «Урак һәм Чүкеч” («Серп и Молот») ҖЧҖеннән – Марс Гыйләҗев, «Ватан” АХП” ҖЧҖеннән – Айнур Сәмигуллин, «Әсән” ҖЧҖеннән –Айрат Ибраһимов, «Каенлык” (“Березка”) ҖЧҖеннән – Солтан Кәримов һәм “Бөреле” ЯАҖеннән –Фәяз Хәбибуллин.
Яңа Чишмә районында соңгы 5 көн йомгаклары буенча иң яхшы эшләүче механизаторлар булып түбәндәгеләр танылды: Нәҗип Дәүләтшин – «Сөт иле» – «Яңа Чишмә» ҖЧҖ филиалыннан, Владимир Михайлов, Александр Пищальников –«Кулон» агрофирмасы” ҖЧҖеннән һәм Николай Стрелов – «Архангельский» КФХыннан.