Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы кече хуҗалыкларны ташламалы кредитлау мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды

2017 елның 23 мае, сишәмбе

23 майда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы АПК предприятиеләрен һәм оешмаларын ташламалы кредитлау мәсьәләләре буенча Россия субъектлары катнашында видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов үткәрде.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстанның крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, банклар вәкилләре катнашты.

Фикер алышу барышында кече хуҗалыкларны ташламалы кредитлауга аерым игътибар бирелде. Исегезгә төшерәбез, кагыйдәләр нигезендә, ташламалы кредитлауга бүлеп бирелгән акчаларның гомуми күләменең 20%ы бизнесның нәкъ менә шушы сегментына бирелергә тиеш. Джамбулат Хатуов әйтүенчә, аграрийларга ташламалы кредитлар бирү программасына үзгәрешләр кертелә, аерым алганда, кече хуҗалыклар дигәндә, крестьян-фермер хуҗалыкларыннан һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан тыш, еллык керемнәре 120 миллионнан артмаган индивидуаль эшкуарлар һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр дә күздә тотылачак.

Белешмә өчен. Татарстан Республикасында бүгенгә әлеге Программа кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына кече хуҗалыклардан 47 заявка кергән, аларның 36сы учреждение тарафыннан хупланган, ә кече бизнес вәкилләренә 158,65 млн. сумлык 33 кредит бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International