2017 елның 5 июленнән 7 июленә кадәр Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «ТатНИИСХ» ФДБФУнең тәҗрибә кырларында «Бөтенроссия кыр көне – 2017» инновацион агротехнологик күргәзмәсе узачак.
Күргәзмә экспозициясе «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек» һәм «Кампус» блокларыннан торачак. Аларның мәйданы 60 гектардан артык тәшкил итә.
«Терлекчелек» блогында Татарстан Республикасының һәм илебезнең башка төбәкләренең 40 хуҗалыгыннан нәселле терлекләр күргәзмәсе оештырыла. Монда килүчеләр голштинский, ала-кола токымлы сыерлар, чистаканлы гарәб, иске тарар токымлы атлар, эдильбаевский, романовский токымлы сарыклар, кәҗәләр, күркәләр, дөяләр, страуслар, фазаннар һәм башка хайваннар белән таныша алалар.
Шулай ук терлекчелек өчен заманча җайланмалар, терлек азыгы, азык өстәмәләре, ветеринария продукциясе һәм башкалар күрсәтеләчәк. .
Моннан тыш, терлек азыгы әзерләү һәм терлек азыгы белән эш итү буенча мастер-класслар булачак.