22 майда Казан дәүләт аграр университетында аны гамәлгә куюның 95 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, укытучылар, студентлар һәм югары уку йортын тәмамлап чыгучылар катнашты.
Сәламләү сүзе белән Казан дәүләт аграр университеты ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов чыгыш ясады. Ул катнашучыларны илебезнең иң өлкән аграр уку йортларыннан берсе булган бүгенге Казан дәүләт аграр университетының тарихы белән таныштырды. Казан авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы институты буларак ул 1922 елның 22 маенда гамәлгә куела. Аннары әкренләп уку йортында яңа факультетлар һәм кафедралар барлыкка килә: агроурманмелиорация факультеты, авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультеты, икътисад факультеты һәм башкалар.
«Хәзер университетта төбәктәге иң яхшы белгечләр эшли, алар арасында 40 фәннәр докторы, 15 академик һәм әгъза-мөнбирләр. Укытучыларның күбесе Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бүләкләренә лаек булды», – дип сөйләде Җәүдәт Фәйзрахманов.
Аның әйтүенчә, белгечләрне әзерләү 20 бакалавр юнәлеше, 9 магистратура юнәлеше буенча алып барыла. Университетта бүген 5 меңнән артык студент укый.
«Югары уку йорты коллективының фәнни эшчәнлеге АПКның актуаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән, ә нигези һәм кулланма тикшеренүләр нәтиҗәләре тармак һәм дәүләт программалары нигезен тәшкил итә, – диде КДАУ ректоры. – Соңгы елларда университет галимнәре тармакны инновацион үстерүгә, энергияне саклаучы технологияләр эшләүне арттыруга, экологик яктан куркынычсыз имин продукция җитештерүгә, туфракның уңдырышлы катламын саклап калуга һәм торгызуга үзеннән зур өлеш кертте».
Чыгышын тәмамлап, Җәүдәт Фәйзрахманов республика җитәкчелегенә югары уку йортына даими ярдәм күрсәтүләре һәм аларның проблемаларына игътибар итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Аннары профессорлар-мөгаллимнәр составын һәм студентларны югары уку йортының 95 еллыгы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов котлады.
«95 ел – мәгариф учреждениесе өчен шактый чор, ә аны тәмамлап чыгучылар контингенты югары уку йортына бәя бирә», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Аның әйтүенчә, КДАУның роле Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кебек танылган шәхесләр укып чыгуда гына да түгел, бу уку йорты үзләренең көндәлек хезмәтләре белән тармак үсешен алга таба үстерүгә нигез салучы меңләгән АПК белгечләре – инженерлар, агрономнар, бухгалтерия хезмәткәрләре әзерләп чыгара. Бүген нәкъ менә аларның тырышлыгы Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча лидер-төбәкләр өчлегенә керә.
Министр КДАУ укытучыларына, хезмәткәрләренә һәм студентларына исәнлек-саулык, иминлек, аларның киләчәккә куелган барлык планнарының тормышка ашуын теләде. «Бүгенге көн сезнең өчен узганга йомгаклар ясау һәм киләчәккә максатлар билгеләү һәм амбициоз бурычлар кую ноктасы булсын», – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
КДАУ укытучыларын, хезмәткәрләрен һәм студентларын шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов һәм башкалар котлады.
Тантаналы чара югары уку йортының тырыш хезмәткәрләренә һәм укытучыларына мактаулы исемнәр һәм рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.