Мамадыш һәм Минзәлә шәһәрләрендә Татарстан Республикасы XIV «Сәламәтлек» авыл Спартакиадасы кысаларында ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының зона ярышлары узды. Ярышларны Татарстан Республикасы «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте оештырды.
Ярышларда республиканың 25 районыннан барысы 300 кеше катнашты.
Ярыш йомгаклары буенча финалга Арча, Балтач, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Сарман, Ютазы, Алексеевск, Спас һәм Әлки районнары командалары чыкты.