Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында «Агро-Престиж» ҖЧҖенең «Уразаево» бүлекчәсендә бәрәңге утырту дәвам итә. Ике агрегатта тракторчылар Василий Петров, Марат Асылмәрдәнов һәм аларның ярдәмчеләре Марс Васильев һәм Владимир Шуматов эшлиләр.
«Быел бәрәңге 400 гектар мәйданда утыртыла, 300 тонна югары репродукцияле бәрәңге орлыгы утыртырга планлаштырабыз, – дип сөйләде хуҗалык агрономы Рифат Хәлмәтов. – Бүгенгә эш 100 гектардан артык башкарылды. Бәрәңгене төрле корткычларга каршы махсус препаратлар белән эшкәртәбез, гектарга 44 килограмм исәбеннән ашлама кертелә».
Туфрак эшкәртүдә җаваплы механизаторлар Раушан Закиров, Валентин Васильев һәм Абудәр Мәҗитов үз эшләренә бик игътибарлы карыйлар, ә бәрәңге орлыгын машиналарда Сергей Бәширов, Рафис Мулләхмәтов һәм Бәгъзәнур Гыйззәтуллин ташый.