Министрлыкта авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булды

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» федераль ведомство максатчан программасы буенча матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булды. Грантларның гомуми суммасы 150 млн. сум тәшкил итә, шулардан 120 млн. сумы федераль бюджеттан бирелә.

Конкурска кертелгән 17авх кулланучылар кооперативыннан тугызы грантларга ия булды. Болар: «Авангард» (Зеленодольск районы), «Умырзая», «Мишә» (Саба районы), «МТС Алтын Капка» (Балык Бистәсе районы), «Кукмара Логистик», «Кукмара районы кулланучылар җәмгыяте» (Кукмара районы), «Авыл» (Әлмәт районы), «Ошма» (Теләче районы) һәм «Бердәмлек - Единство» (Тукай районы).

«2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» федераль ведомство максатчан программасын гамәлгә ашыру турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International