Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студенты Юрий Емельянов «Ак Барс Буа» ҖЧҖенең 3 нче филиалында җитештерү практикасы уза. Аңа «Фендт» тракторын ышанып тапшырганнар.
Юрий Емельянов көндез эшли, ә аны алыштыручы механизатор Анатолий Иванов төнге сменага чыга. Бүген алар, бер-берсен алыштырып, җирне культивациялиләр, ул кишәрлекне силос кукурузы чәчү өчен әзерлиләр. Сезон башыннан Юрий Емельянов 650 гектар туңга сөрелгән җирне тырмалаган һәм 350 гектар җирне шикәр чөгендере чәчү өчен эшкәрткән.
«Юрий бик тырыш һәм җаваплы егет. Техника белән мавыгуы күптән килә инде аның», – дип сөйләде филиал директоры Фәяз Кәримов.
Яшь механизатор бала чактан әтисенә булышкан, тракторның төзелешен һәм аның белән эшләүнең барлык принципларын белә. 18 яше тулгач, тракторист-машинистка укыган.
«Күптән шундый тракторда эшлисем килә иде. Барысын да тиз арада үзләштердем. Мондый техникада эшләү үзе бер рәхәтлек бирә, төймәләргә генә басып торасың», – диде Юрий.
Бер-ике айдан соң ул автомеханик дипломы алачак. Киләчәктә фермер хуҗалыгы оештырырга уйлый.