Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында алдынгы механизаторларны бүләкләделәр

2017 елның 19 мае, җомга

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында язгы кыр эшләрендә тырышлык күрсәткән механизаторларны бүләкләделәр. Алдынгыларга рәхмәт хатларын һәм бүләкләрне район башлыгы Камил Нугаев тапшырды.

Бу бүләкләргә механизаторлар «Болгар» ВЗП» ААҖеннән Фәрид Хайруллин, «Планин А.В.» КФХыннан Сергей Елистратов, «Авангард» АҖеннән Минсабир Гайнуллин һәм «Мөхәммәтова А.Д.» КФХыннан Валерий Буканов лаек булдылар.

Камил Нугаев кыр хезмәтчәннәренә намуслы хезмәтләре һәм тырышып эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International