Мәскәүдә «Россия ритейл атнасы» узачак

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

2017 елның 5 июненнән 10 июненә кадәр Мәскүдә «Россия ритейл атнасы» узачак.Чараны Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия ритейл базары экспертлары ассоциациясе оештыра.

«Россия ритейл атнасы» – берәмләп сату өлкәсендә бизнес һәм дәүләт катнашындагы киң күләмле тармак чарасы ул. Форум кысаларында Сәүдә челтәрләре үзәге эшен оештыру планлаштырыла, катнашучылар өчен әйдәүчефедераль һәм региональ берәмләп сату челтәрләре белән рәсми сөйләшүләр алып бару мөмкинлеге булачак.

Әлеге форум 3 нче мәртәбә уздырыла. Аның эшендә 5 меңләп кеше катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International