Татарстанда шикәр чөгендерен чәчү төгәлләнеп килә. Бүгенге көнгә бу культуралар 71,7 мең га (планнан 98%) мәйданда чәчелгән.
Шикәр чөгендерен игү белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре саны елдан-ел арта бара. Бу культурага крестьян-фермер хуҗалыклары да игътибар итә башлады: мисал өчен, Чүпрәле муниципаль районының «Мәхмүтов И.Ф.» КФХсында шикәр чөгендерен 270 гектар мәйданда чәчкәннәр. Узган ел бу хуҗалык әлеге культура буенча районда иң күп уңыш җыйган иде – гектардан 400 центнердан артыграк.
«Шикәр чөгендере – күп хезмәт куюны, игътибарны таләп итә торган культура, аны үстерүдә аерым технология таләпләрен үтәргә кирәк. Уңышның яхшы чыгуына чәчү алдыннан туфракның ничек эшкәртелгән булуы да, химик чараларның ничек кулланылуы да мөһим, – дип сөйли КФХ башлыгы Илмир Мәхмүтов. – Әмма без, шуларны да истә тотып, шикәр чөгендеренең табышлы булуын аңладык, шуңа күрә әкренләп аны чәчү мәйданын арттыра барабыз».