Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районыннан КФХ башлыгы кәҗә сөтен эшкәртү белән шөгыльләнә

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Шушары авылыннан КФХ башлыгы Фәрит Абдрахманов кәҗә сөтен эшкәртү белән шөгыльләнә. Хуҗалыкта 600 баш кәҗә бар,һәркөнне 450 литр чамасы сөт савыла. «Әлегә 160 кәҗә генә савабыз. Сөттән эремчек, кефир һәм ряженка ясыйбыз», – дип сөйләде Фәрит Абдрахманов.

Фермер әзерләнгән продукцияне “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖендә сата.

«Авылда да бизнеста уңышка ирешеп була. Көч куймыйча булмый инде, әлбәттә, акча өчен генә тырышу җитми, күңел салып эшләргә кирәк, – дип саный ФәритАбрахманов. – Алга таба кәҗәләр санын 1000 башка җиткерергә һәм сырлар җитештерү цехы көйләп җибәрергә уйлыйм».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International