Краснодарда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) V милли чемпионаты филиалы уза

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Краснодарда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) V милли чемпионаты филиалы уза. Яшь белгечләр 109 төп һәм 4 демонстрацион компетенциядә ярышалар.

Ярышларда барлыгы 1200 конкурсант – урта һөнәр белем бирү оешмалары студентлары һәм JuniorSkills III милли чемпионатында чыгыш ясаган мәктәп укучылары катнаша. Ярышта катнашучыларның чыгышларына 1400 эксперт бәя бирә.

Татарстан делегациясе составына, катнашучылардан тыш, Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары, мәгариф учреждениеләре вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Министрның авылны социаль үстерү буенча урынбасары Марат Җәббаров һәм фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин керде. «Министрлыкка За “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү”, “Ветеринария” һәм “Икмәк пешерү” компетенцияләре беркетелгән, соңгы икесе буенча ярымфиналга ветеринария академиясеннән ДинәМәхмүтова һәм Чаллы сәүдә-технологик институтыннан Арина Бусова үттеләр, – дип сөйләде Наил Хәмидуллин. – Хәзер катнашучылар модульләр буенча биремнәрне үтиләр, әлегә кызлар үзләрен бик ышанычлы тоталар».

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) V милли чемпионатының нәтиҗәләреҗомга көнне, 19 майда, билгеле була. Исегезгә төшерәбез, җиңүчеләр һәм призерлар WorldSkills Russia милли җыелма командасының киңәйтелгән составына үтәләр, аннары шулар арасыннан һөнәри осталык буенча WorldSkills Abu-Dhabi 2017 һәм WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатларында, шулай ук 2018 елда Будапештта үтәчәк EuroSkills Европа беренчелегендә катнашу өчен сайлап алу булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International